Иске Пандерка (Ландер, ) — Удмуртиянең Кизнәр районындагы ташландык керәшен татарлары авылы.Кряшены удмуртского Прикамья в последней трети XVIII — середине XIX в.

Географиясе Удмуртиянең көньяк-көнбатыш өлешендә, район үзәге Кизнәр бистәсеннән турыдан төньяк-көнчыгышка таба якынча 15 км ераклыкта, хәзерге Казан-Әгерҗе тимер юл линиясе янында урнашкан булган.

Сәгать поясы Иске Пандерка авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).

Тарихы Авылны XVIII гасырның беренче яртысында бүгенге көндә юкка чыккан Оштырма-Кукмара дигән чирмеш авылыннан күченгән иске керәшеннәр нигезләгән, бу авыл Киров өлкәсе Нократ Аланы районы территориясендә урнашкан булганВсесоюзная перепись населения 1970 г. Численность наличного и постоянного населения по каждому сельскому населенному пункту по Кировской области (Таблица 2) // ЦГАКО. Ф. Р-2344. Оп. 75. Д. 44.. Беренче тапкыр 1748 елда телгә алына, бу вакытта авылда 10 ир кеше исәпләнгән, керәшеннәр дип исәпкә алынганнар.Книга переписная ясачных крестьян (русские, «новокрещенцы», татары и мари) Арской дороги Казанского уезда.

1762 елда 48 кеше, барысы да иске керәшен татарларыннан булганнар.Сказки о государственных ясачных (русские и удмурты) и приписных к Камскому железоделательному заводу крестьянах Арской дороги Казанского уезда. 1802 елда 10 ясаклы керәшен татары, 5 завод кешесе яшәгән.Ведомости о селениях Вятской губернии на 1802 год // ЦГАКО. Ф. 538. Оп. 22. Ед. хр. 48.

XIX гасыр башында җирле керәшеннәр авылдан күченеп Булды авылына нигез салалар. Алар урынына рус крестьяннары күчерелеп утыртыла.РАССЕЛЕНИЕ РУССКОГО КРЕСТЬЯНСТВА НА ТЕРРИТОРИИ СОВРЕМЕННОГО КИЗНЕРСКОГО РАЙОНА УДМУРТИИ В XVII — ПЕРВОЙ ПОЛОВИНЕ XIX В.

1859 елда 156, 1884 елда 384 рус кешесе исәпкә алынган.Материалы по статистике Вятской губернии. Т. 1. Малмыжский уезд. — Москва, 1886.1

1926 елда авылда 63 йортта 354 кеше яшәгән.Перепись населения 1926 года. Вып. VII. Список населенных мест Вятской губернии. Малмыжский уезд. — Вятка, 1927. 1959 елда авылда 98 кеше яшәгән, төп халкы руслар була.Всесоюзная перепись населения 1959 г. Предварительные итоги. Численность наличного и постоянного населения и лиц в возрасте 18 лет и старше по каждому сельскому населенному пункту с указанием численно преобладающей национальности (форма Б) по Удмуртской АССР. // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3704.

1970 елда 54 кеше, руслар яшәгән.Всесоюзная перепись населения 1970 г. Численность наличного и постоянного населения по каждому сельскому населенному пункту по Удмуртской АССР (Таблица 2) // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3931.9

2002 елда авылда инде кеше яшәмәгән.Тер. орган Федеральной службы гос. статистики по Удмуртской Республике (Удмуртстат).

Искәрмәләр

Төркем:Удмуртия татар авыллары Төркем:Кизнәр районы торак пунктлары Төркем:Кешеләр яшәмәгән торак пунктлар Төркем:Почта индексларсыз торак пунктлар Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар