Рөстәм Зәбиров, Рөстәм Мөхәммәт улы Зәбиров (1961 елның 17 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — архитектор, «Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының баш архитектор бүлеге башлыгы (баш архитекторы)«Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы сайты , Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2012).

Тәрҗемәи хәле

1961 елның 17 июнендә Казанда туган. Казанның 96нчы мәктәбен ( Туполев исемендәге КДТУ каршындагы гимназия,1978), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура факультетын (1983), Мәскәүнең Реставрация сәнгате институтын (ru) тәмамлаган.

«Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының баш архитектор бүлеге башлыгы (баш архитекторы). 2002 елда, гамәлгә куючыларның берсе буларак, архитектура өлкәсе хезмәтләре белән шөгыльләнүче «Зәбир» ҖЧҖ (420111, Казан, Кирмән урамы, 17) рәсмиләштергәнЗабиров Рустем Мухамедович. unfall.ru.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 ел — Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — ««Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексын иҗат иткән өчен: архитектура ягыннан күзәтү, керү мәйданчыгы һәм мәчет интерьерындагы ишекләрнең авторы (архитекторлар төркеме эчендә)» 2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак. gabdullatukay.ru Президент Татарстана вручил Государственные премии им.Г.Тукая. ИА «Татар-информ», 30 августа 2012 г.

Сылтамалар Вконтактедагы шәхси сәхифәсе Рустэм Забиров. Мой мир

Моны да карагыз Ольга Юхновская. Рустэм Забиров: Земля и небо Казанского кремля. «Казань», № 8, 2015. Искәрмәләр

Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:Татар архитекторлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Казан кирмәне Төркем:Казанда туганнар