Ленар Сафин, Ленар Ринат улы Сафин (1969 елның 11 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча) — Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы сенаторы (2020 елдан), ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 ел—2020 ел), юридик фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган төзүчесе (2016). КДАТУ шәрәфле профессоры (2015)Почетный профессор КГАСУ Сафин Ленар Ринатович. Сайт КГАСУ. Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры (2022 елның 20 августыннан). Татарстанның югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе (2022 елдан). Председателем Совета ректоров вузов РТ стал Ленар Сафин. Татар-информ, 23.11.2022

Тәрҗемәи хәле 1969 елның 11 февралендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1993), «менеджмент» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (КФИИ, 2009 елдан КФУ составында) (2000) тәмамлаган. Инглиз телен белә.

Хезмәт юлы 1993—1995 елларда — тарих һәм хокук кафедрасы ассистенты.

1995—1998 елларда — КДУ җинаять хокукы кафедрасы өлкән укытучысы.

1998—2008 елларда — КДУ җинаять хокукы һәм криминология кафедрасы доценты.

2008—2009 елларда — «Главтатдортранс» директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары.

2009—2010 елларда — «Главтатдортранс» ДУ директоры.

2010 елның 22 апреленнән — ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрыСафин Ленар Ринат улы. Министрлык сайты.

Л. Р. Сафинга каршы change.org порталында, «махсус белеме һәм юл-транспорт хуҗалыгында эшләү тәҗрибәсе булмау сәбәпле эшне оештыра алмый», дип, ТР Президентыннан Ленар Сафинны министр вазифасыннан бушатуны таләп итеп петиция куелган булган Ленар Сафинны вазифасыннан бушатуны таләп иткән петиция. change.org.

2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы сенаторы итеп билгеләнә.

2022 елның 20 августыннан ― Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры. Распоряжение Правительства Российской Федерации от 19.08.2022 № 2325-р

2022 елның 23 ноябреннән ― Татарстанның югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе. Ленар Сафин избран председателем Совета ректоров вузов Республики Татарстан. Пресс-служба КФУ, 23.11.2022 Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2013 — «РФ транспортының мактаулы хезмәткәре» 2014 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале 2016 — «ТР атказанган төзүчесе» 2018 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) 2019 — Хөрмәт ордены (РФ) 2024 ― (РФ)Указ Президента Российской Федерации от 21 мая 2024 года № 423 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» Шәхси тормышы Өйләнгән, ике баласы бар. Улы Илдар Сафин урта һәм югары белемне Швейцариядә алган, шуннан соң Россиягә кайткан. И. Сафин хоккей белән шөгыльләнә, аның Мәскәүнең «Преображенские витязи» командасы сакчысы булуы билгеле. 2024 елдан федераль Транспорт министрлыгы структураларының берсендә эшли башлаганЭкс-зять Зиганшина, сын Егорова и другие: топ-50 завидных женихов Татарстана. Бизнес-Онлайн, 21.02.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Сафин Ленар Ринатович. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру) Сафин Ленар Ринатович. Сайт Министерства транспорта и дорожного хозяйства Республики Татарстан

Моны да карагыз

Төркем:Арчада туганнар Төркем:Министрлар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган төзүчеләре Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары Төркем:Татарстан вузлары ректорлары Төркем:Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары