Песнәк (сары песнәк, эшләки, ит чыпчыгы, диал. майқарақ (эчкен), йәшел чыпчык (хвалын, мәләкәс), пыснай (мукшы-каратай), чичғашақ (тара), кечтийә (тархан), бүзтургай (себерчә), кесийә, кесия (тау ягы керәшен)) - сайрар чыпчыклар семьялыгыннан, күпчелегенең түбәсе кара, кайберсе бүрекле, ян-якларында ак таплары булган башлы, очлы, конус формасындагы томшыклы чуар урман кошы.Таңлат.2013
Классификациясе
Песнәк кошлар \РУС\ Сини’цевые \ЛАТ\ Paridae (семьялык) Ак кашлы песнәк \РУС\ Синица белобровая \ЛАТ\ Poecile superciliosus Ак песнәк \РУС\ Князёк, лазоревка белая \ЛАТ\ Parus cyanus Бүрекле песнәк \РУС\ Синица хохлатая \ЛАТ\ Parus cristatus Зур песнәк \РУС\ Синица большая \ЛАТ\ Parus major Кара песнәк \РУС\ Московка \ЛАТ\ Periparus ater Көрән башлы песнәк \РУС\ Синица коричневоголовая \ЛАТ\ Poecile hudsonicus Күк песнәк, зәңгәр чыпчык \РУС\ Лазоревка, лазоревка обыкновенная \ЛАТ\ Cyanistes caeruleus Мыеклач песнәк \РУС\ Синица усатая \ЛАТ\ Panurus biarmicus Сары бүксәле песнәк \РУС\ Синица желтобрюхая \ЛАТ\ Periparus venustulus *Кәләпүшле песнәк \РУС\ Га’ичка * *Җирән аркалы кәләпүшле песнәк \РУС\ Гаичка рыжеспинная \ЛАТ\ Parus rufescens * *Кара башлы кәләпүшле песнәк \РУС\ Гаичка черноголовая \ЛАТ\ Parus palustris * *Кара тамаклы кәләпүшле песнәк \РУС\ Гаичка черношапочная \ЛАТ\ Parus atricapillus * *Көрән кәләпүшле песнәк \РУС\ Гаичка буроголовая \ЛАТ\ Parus montanus * *Соры кәләпүшле песнәк \РУС\ Гаичка сероголовая \ЛАТ\ Parus cinctus *Озын койрыклы песнәк \РУС\ Ополовник * *Озын койрыклы песнәк \РУС\ Ополовник, синица длиннохвостая \ЛАТ\ Aegithalos caudatus
Этимология
Песнәк «синица» ~ башк. беснәк > чув. диал. пĕснек, тат. диал. песләк (~ удм. пислэг), пыснай id. > мар., удм. писник id. Рус. мясник «песнәк; итче» сүзеннән булса кирәкБудагов I: 316.: песнәкләр ит ярата һәм алъяпкычлы ит сатучыга охшатыла. Шул ук вакытта коми. пыста, пыстöг, пистöг «песнәк» һ.б. бу сүзнең фин-угор тамырлары да бар дигән фикергә урын калдыра.Алатырев 1976: 129.Сафина 2006: 47–48.Тэтимол 2015. Синица сүзе татар теленнән, иске төрки siniч/siniц "чыпчык", "sini-sini" диеп сайраучы дигәннән чыга.
Искәрмәләр
Төркем:Песнәкләр Төркем:Кош ырулары