Айдер Якуб улы Булгаков, Төркиядә: Prof. Dr. Haydar Bulgak (Aider Bulgakov) (1956 елда Үзбәк ССР-ында туган) — кырым татар килеп чыгышлы ССРБ һәм Төркия математигы, физика-математика фәннәре докторы, профессор.

Тәрҗемәи хәле 1956 елда Үзбәкстанда, Кырым татарлары депортациясеннән соң туган. 1972 ел математика олимпиадасында дәрәҗә алганнан соң физик-математик урта мәктәптә соңгы сыйныфны бетергән һәм Новосибирск дәүләт университетына кергән. 1978 елда Новосибирск университетының математика факультетын тәмамлаган. 1978—1993 елларда әйдәп баручы фәнни хезмәткәр вазифасын биләгән, башта Исәпләү Үзәгендә (1978—1980), ә 1980 елдан соң — Математик институтта. Кулланылышлы математика кафедрасында башта кандидат (1982), ә аннан соң фәннәр докторы (1989) дәрәҗәсенә ия булган. 1976—1993 елларда профессор Сергей Годунов белән башта өйрәнчеге, ә аннары соң коллегасы буларак эшләгән. Россиядә ул компьютер кушымтасы буларак эшләгән технологик ысуллар промышленносьта, бигрәк тә мотор, химия, автомобиль, аэрокосмос, авиация һәм хәрби промышленностьта кулланылыш тапкан. Тикшеренү үзәгенең координаторларында эшләгән. Ул оештыручы һәм доклад ясаучы буларак күпсанлы милли һәм халыкара конгрессларда катнашкан. 1998 елда ул 9-ынчы августтан 21 августка кадәр Антальяда НАТО-ның перспектив өйрәнүләр Институтының «Error Control and Adaptivity in Scientific Computing» дигән җәйге мәктәбенең мөдире булган. Ул мәктәбенең фәнни нәтиҗәләрен Kluwer Academic Press һәм Кристоф Зенгер (Мюнхен техника университеты, Германия) нәшер иткән «Error Control and Adaptivity in Scientific Computing» китабында туплаган. Халыкара фәнни журналларда күп фәнни мәкалә нәшер иткән. 2000 елдан 2003 елга кадәр «Selcuk Journal of Applied Mathematics» халыкара фәнни журналының башкарма мөхәррире вазифасын биләгән.. 1993 елда галим гаиләсе белән Төркиягә күчкән һәм Сельчук университетында фән һәм кулланылышлы математика факультетында математика профессоры булган. 1994 елда ул Сельчук Университетының кулланылышлы математика Тикшеренү Үзәген нигезләгән һәм 2003 елга кадәр шул үзәкнең мөдире булган. Шул үзәктә ул фәнни такым барлыкка китергән һәм шул такым белән компьютер диалог системалары нигезендә яңа укыту принципларын барлыкка китергән. Өйләнгән, ике бала атасы булып тора. Рус, төрек, үзбәк һәм инглиз телләрен белә.

Басмалары А. Я. Булгаков, В. Л. Васкевич, «Иерархические базисы в гильбертовых пространствах», Сиб. журн. индустр. матем., 2:2 (1999), 24-35 К. Айдын, А. Я. Булгаков, Г. В. Демиденко, «Числовые характеристики асимптотической устойчивости решений линейных разностных уравнений с периодическими коэффициентами», Сиб. матем. журн., 41:6 (2000), 1227—1237 mathnet mathscinet; K. Aidyn, H. Ya. Bulgakov, G. V. Demidenko, «Numeric Characteristics for Asymptotic Stability of Solutions to Linear Difference Equations with Periodic Coefficients», Siberian Math. J., 41:6 (2000), 1005—1014 А. Я. Булгаков, Г. В. Демиденко, «Новый критерий принадлежности матричного спектра замкнутому единичному кругу и приложения в теории устойчивости», Сиб. журн. индустр. матем., 3:1 (2000), 47-56 К. Айдын, А. Я. Булгаков, Г. В. Демиденко, «Асимптотическая устойчивость решений возмущенных линейных разностных уравнений с периодическими коэффициентами», Сиб. матем. журн., 43:3 (2002), 493—507 mathnet mathscinet zmath; K. Aidyn, H. Ya. Bulgakov, G. V. Demidenko, «Asymptotic stability of solutions to perturbed linear difference equations with periodic coefficients», Siberian Math. J., 43:3 (2002), 389—401 К. Айдын, А. Я. Булгаков, Г. В. Демиденко, «Оценка области притяжения разностных уравнений с периодическими линейными членами», Сиб. матем. журн., 45:6 (2004), 1199—1208 mathnet mathscinet zmath; K. Aidyn, H. Ya. Bulgakov, G. V. Demidenko, «An estimate for the attraction domains of difference equations with periodic linear terms», Siberian Math. J., 45:6 (2004), 983—991 Булгаков, Айдер Якубович. Обоснование гарантированной точности выделения инвариантных подпространств несамосопряженных матриц : автореферат дис. ... доктора физико-математических наук : 01.01.07 / АН СССР. Сиб. отд-ние. Вычисл. центр. — Новосибирск, 1988. — 22 с. Вычислительная математика FB 9 88-7/4079-3, FB 9 88-7/4080-7 Булгаков А. Я., Годунов С. К. Расчет положительно определённых решений уравнения Ляпунова 55 с., включ. обл. 1984 Новосибирск

Искәрмәләр

Сылтамалар Selçuk Üniversitesi

Персоналии_ Булгаков Айдер Якубович Визитная Карточка Bulgakov A. Ya

Төркем:Математиклар