Бүздәк районы (, ) — Башкортстанның көнбатыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 81 авыл бар, шуларның 68-е татар авылы, аннан кала 3 кечкенә рус һәм 6 татар телле башкорт авылы бар.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Буздякский район.

Районда татар авыллары: Бүздәк, 2нче Яңа Ахун, Әмир, Арслан, Ахун, Бакча, Батырша-Кобау, Биек, Бәйрәш, Бүздәк, Восточное, Иске Бүздәк, Иске Карбаш, Иске Шыгай, Иске Сабай, Каразирек, Каран, Каранбаш, Картамак, Кәпәй-Кобау, Килем, Комсомол, Кыскаелга, Кыскакүлбаш, Көязебаш, Күбәк, Күзәй, Кызылъелга, Кызылъяр, Түбән Чәтрә, Өчтүбә, Өчтүбә разъезды, Печмәнтамак, Рассвет, Сабанай, Сәвәдебаш, Таулар, Сыртлан, Таллыкүл, Ташлыкүл, Теләкәй-Кобау, Тугай, Туктаркүл, Түреш, Урал, Уран, Урзайбаш, Уртакүл, Усман, Хаҗимән, Заготскот хуҗалыгы, Чәрмәсән, Чишмә, Чулпан, Шарбаш, Шыгайкүлбаш, Шланлыкүл, Йолдызлы, Йөрәктау, Якуп, Ялтыркүлбаш, Яңа Актау, Яңа Килем, Яңа Таулар, Яңа Шыгай, Ярдәм, Идәшбаш, Ишмән, Иштирәк, Иске Актау, Иске Богады, Гафури. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Элеккеге 4 рус авылында да (Владимировка, Володарское, Вознесенка, Сергеевка) хәзер татарлар күпчелектә.

Татар авылларында татар теленең минзәлә (бәләбәй урынчылыгы) һәм стәрлетамак сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Стәрлетамак сөйләше Күзәй, Бүздәк авыл советлары авылларында, аннары Сәвәдебаш, Түбән Чәтрә, Иске Бүздәк, Сыртлан, Гафури, Комсомол, Чулпан, Өчтүбә, Өчтүбә разъезды, Шланлыкүл авылларында таралган. Минзәлә сөйләшендә калган татар авылларында һәм Уртакүл совхозының Сарайгир бүлекчәсе, Кузьминка, Каңлы-Төркәй, Келәтаяк, Каранай, Казаклар-Кобау авыллары башкортлары да сөйләшә.

Юкка чыккан татар авыллары: Үзәнбаш, Октябрь, Чәтрә, Кырчын-Тамак, Кыязытамак, Урал, Зиреклекүл, Рэм, Югары Чәтрә.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Бүздәк районы *