El Michels Affair — музыкант һәм продюсер Леон Михельс җитәкчелегендәге кинематографик соул жанрындагы Америка төркеме. Нью-Йоркта урнашкан бу төркем киң колачлы йогынтысы, аналог продюсерлык ысулы һәм хип-хоп коллаборацияләре белән танылды. Төркем үзенең беренче синглын 2002 елның августында, ә Sounding Out the City дигән дебют альбомын 2005 елда чыгарды. Raekwon һәм башка Wu-Tang Clan әгъзалары белән гастрольләрдә йөреп кайтканнан соң, төркем 2009 елда Enter the 37th Chamber дигән популяр кавер-альбом яздырды. Киләсе дистә елда башка трибьют альбомнарын чыгарып торып, El Michels Affair 2020 елда Adult Themes һәм 2021 елда Yeti Season дигән альбомнары белән оригиналь музыка сәхнәсенә кайтты. Шул вакыттан бирле төркем Freddie Gibbs & Madlib, Liam Bailey һәм Black Thought белән берлектә проектлар чыгарды, шул исәптән 2023 елгы Glorious Game дигән альбомын да.
Тарихы 2002 елда үз ансамблен оештырганчы, Михельс Soul Fire Records лейблының The Mighty Imperials дигән Хаус бэнды составында уйнаган иде.El Michels Affair at Allmusic Бу төркем Soul Fire һәм Daptone Records сублейблы булган Misty өчен сингллар, шулай ук 2005 елда Михельс белән хезмәттәшлектә нигез салынган Truth & Soul Records лейблы астында тулы метражлы альбом чыгарды. «Sounding Out the City» дип аталган бу альбом китапханә музыкасы һәм афробит жанрларыннан илһамланып ясалган иде. Raekwon белән концертта чыгыш ясаганнан соң, төркем Wu-Tang Clanның башка катнашучылары белән эшли башлады, аларның берничә җырын винил синглларда кавер ясап яздырды. 2009нчы елның җитүенә төркемнең байтак материал туплангач, ул материал Enter the 37th Chamber дигән альбом булып җыелып чыкты. Альбомның бу исеме Wu-Tang Clanның Enter the Wu-Tang (36 Chambers) альбомына ишарәли.Review of Enter the 37th Chamber. Pitchfork Media, May 11, 2009. Беренче альбомына ияртеп, El Michels Affair, Wu-Tang Clan үз җырлары һәм аның катнашучыларының соло релизларын аранжировкалап, Return to the 37th Chamber дигән икенче альбомын чыгара.Review of Enter the 37th Chamber. Consequence of Sound, April 25, 2017.
2019нчы елда алар Freddie Gibbs һәм Madlibның NPR Tiny Deskтагы популяр чыгышында катнаштылар, ә соңрак алар белән The Diamond Mine Sessions альбомын яздырдылар.
El Michels Affair 2020 елларны яңа оригиналь материал белән башлады; алар 2020 елда үзләренең Adult Themes альбомын чыгардылар, ә бер ел вакыты узганчы ук, 2021 елның мартында төрек поп һәм прогрессив рогыннан илһамланып чыгарылган Yeti Season альбомын чыгардылар; альбомда һинди телендә җырлаучы Пия Малик һәм The Shacks вокаллары бар.
2025 елның 5 сентябрендә El Michels Affair 24 Hr Sports альбомын чыгарды. Альбом Dave Guy, Clairo һәм Нора Джонс белән хезмәттәшлектә ясалган. Ул 1980-90 елларның модасы һәм график дизайны, Sports Illustrated журналлары һәм MF DOOMның кайбер әсәрләреннән илһамланып язылган.
Әгъзалары Леон Михельс – төркем җитәкчесе һәм продюсеры; саксофон-тенор, флейта, клавишлылар, гитара, бас, перкуссия, тавыш режиссурасы
Бүтән өлеш кертүчеләре:
Гомер Штайнвайс – барабаннар Ник Мовшон – бас, барабаннар, гитара Томас Бреннек – гитара, бас Майкл Леонхарт – труба, бакыр уен кораллары Тоби Пазнер – клавишлылар Аарон Джонсон – тромбон Шон Соломон – гитара Дэйв Гай – труба Марко Беневенто – клавишлылар Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Музыка Төркем:Музыкаль төркемнәр Төркем:Америка фанк-төркемнәре