Рита Өметбаева, Рита Ришат кызы Өмебаева (; 1973 елның 3 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Баймак районы, Җанҗегет) ― телевидение журналисты һәм алып баручысы, продюсер, «Башкортостан» телерадиотапшырулар компаниясе акционерлык җәмгыяте телевидение студиясенең күңел ачу программалары редакциясе җитәкчесе. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2026), БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2009), Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2011); «Курай» музыка телеканалының директоры, билгеле телевизион проектлар авторы.

Тәрҗемәи хәле 1973 елның 3 августындаҠурай-ТВ каналы етәксеһе Рита Өмөтбаева юбилейын билдәләй. Культурный мир Башкортостана, 7.08.2023 Башкортстан АССР Баймак районы, Җанҗегет авылында (вариант: БаймактаРита Уметбаева - лауреат премии им.Ш.Худайбердина 2011 года. Кугарчинская ЦРБ, 05.11.2011) туган. Гаиләдә баш бала. Туган авылында башлангыч белем алган. Баймак шәһәренә күчкәч, интернат-мәктәптә укуын дәвам иткән. Башкорт дәүләт университетының (2022 елдан УУНиТ) филология факультетында «Журналистика» бүлеген тәмамлаган. Уку вакытында газеталарда, радио һәм телевидениедә эшләгән, шулай ук «Шоңҡар» әдәби берләшмәсендә катнашкан.

1995 елда Башкортстан радиосында хәбәрче буларак һөнәри эшчәнлеген башлаган. Телевидениедә беренче тапкыр кызыклы хатын-кызлар язмышы турында сөйләүче «Айгөл иле» программасы белән чыгыш ясаган.

1995 елдан ― дәүләт телерадиокомпаниясендә. Ток-шоу формасындагы «Айгөл иле», «Ак тирәк, күк тирәк» тапшыруларын алып барган. Башкорт биюләрен башкаручыларның «Байык» телевизион конкурсы да ― аның проектыСекретами мастерства со студентами-журналистами поделилась директор телеканала «Курай ТВ» Рита Уметбаева. УУНиТ.

Продюсерлык эшчәнлеген «Гәлсәр һандуғас» (Бәллүр сандугач) проектында, профессиональ башкаручылар катнашкан «Башҡорт йыры» телевизион конкурсында, «7 егет» конкурсында башкара. 2023 елдан аның катнашында «Курай» телеканалында гармунчыларның «Уйна, гармун, уйна!» телевизион конкурсы башланганТелеканал «Курай-ТВ» запустил Республиканский телевизионный конкурс гармонистов «Уйна, гармун, уйна!». Культурный мир Башкортостана, 08.02.2023.

музыкаль телеканалы җитәкчесеКоманда Курай-ТВ. Музыкальный телеканал «Курай».

2024 елдан ― Башкортстанның мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе каршындагы федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты Салават Юлаев һәйкәлен саклау (реставрацияләү) мәсьәләләре буенча Күзәтчелек советы әгъзасы Рита Ришатовна Уметбаева. Салават Юлаев.Реставрация Вконтакте, 10.12.2024.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2009 ― 2011 ― Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия ― «Башкортостан» ДТРК-нең күңел ачу программаларында Күгәрчен районын пропагандалавы өчен 2026 ― Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Президент России наградил жителей Башкирии. Башинформ, 22.04.2026

Шәхси тормышы Кияүдә. Ире ― җырчы Заһир Исәнчурин (1971 елда Зиянчура районында туган), Башкортстанның атказанган һәм халык (2024) артисты. Балалары: кызы Юлия Рита Уметбаева ВКонтакте, улы Муса (2015 елгы)Нурзия Хәсәнова. Йыр кешене йәшәтә һәм йәшәртә. «Шоңкар», 19.04.2024.

Искәрмәләр

Сылтамалар Сирина Фаррахова. В Иглинском районе проголосовали известная телеведущая и народный артист РБ. iglvesti.com, 6.09.2024

Төркем:Телетапшырулар алып баручылар Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре